Крещение турында

Качману –бөек бәйрәм, яңа календарь буенча 19 январьда, иске стиль буенча 6 январьда бәйрәм ителә. Качмануга хәтле Христос туган көнге бәйрәм һәм Нардуган көннәре була.

«Матфей җазган Арыу Евангелие»да Качмануны бәйрәм итү вакыйгасы турында түбәндәгеләр әйтелә:
«Шул чакта Иисус Галилеядан Иордан җанына Иоаннан чумылдырылырга килгән. Әмма Иоанн Аны туктатып әйткән: мин Синнән чумылдырылырга тиеш, Син Үзең миңа киләсең, дигән. Иисус аңа җавап биреп әйткән: туктатма әле, безгә шулай итеп ар-бер дөреслекне кылырга тиеш, дигән; аннары Иоанн Аны туктатмаган.Иисус чумылгач, тизук судан чыккан; шул сяттюк Аңар кюкляр ачылган;(Ианнъ) Аның өстенә Алла Тыны күгәрчен рәвешле булып иңгәнне күргән.Шул чагында күктән аваз килгән: Шушы Минем сөекле Улым, Анда Минем ризалыгым, дип».

Качману көнен икенче төрле Белем бирү көне һәм Җактылык көне дип тә йөртәләр – аның алдыннан (кичке келәүдә) борынгыдан ук калган буенча чумылдыру йоласы үтәлә. Качману турындагы вакыйгалар өч Евангелистның да изге җазуларында (Мф.3 13-17; Мк.1, 9-11; Лк.3,21-23; Ин.1,33-34), шулай ук бик күп бәйрәм стихарьлары һәм тропарларда бирелә.

Иордан сулары җазыксыз, үлемсез Христос тәненә тигәннән соң, тулысынча аруландырыла һәм җазыклардан арындыра һәм тазарта алырлык беренчел вакыттагы хәленә килә. Ходайыбыз Иисус Христосның чумылуы кешеләрне коткаруга хезмәт итүенең башы булып тора. Ходайыбыз Иорданда чумылганда кешеләргә Святый Өчлөге турында билгеле була. Күктәге Атабыз Улы турында әйтә, ә аның өстенә күгәрчен рәвешле булып Святый Тын иңә.
Качману суы турында

Православ чиркәвендә изге су бөек изгелек дип карала. Христианнар борынгы заманнардан ук изге суны олылаганнар. Чиркәү суны аруландырганда менә мондый иман әйтә:

«Иордан суына иңдергән күк, Ходай Алла бу суларга да Святый Тынның иңүе, күәте, эше белән, котолдыра торган дәүләтен иңдерсен дип...», «Бу суны эчүебез хакында, Святый Тынның күренмичә килүе белән, безне арыулануга тулыландырсын...» «Бу сулар мәңге тормышка алып баручы булсын дип...»

Суның изге булуы шунда күренә: ул озак вакыт бозылмыйча саф килеш саклана. IV гасырда ук изге Иоанн Златоуст болай ди: «Христос чумылган һәм суны аруландырган; һәм шуңа күрә Качману бәйрәмендә кешеләр төн уртасында изге суны өйләренә алып кайтып, ел буе саклыйлар. Һәм су вакыт узу белән, хәтта ике, өч ел торса да бозылмый».

Православ чиркәве дә, халык та бу суны изге дип саный һәм аны изге әйбер буларак ач килеш кулланырга тырышалар. Бу изге суны Чиркәү храмнарны һәм йорт-җирләрне аруландырганда, явыз көчләрне куганда, сырхауларны савыктырганда куллана. Элекке вакытларда Иисус Христос чумылдырылган көнне священнослужительләр изге су һәм Кач белән прихожаннарының өйләрен аруландырып йөргәннәр.

Качману суын кыйммәтле бөек изге әйбер итеп карап, Крещенский Сочельникта ураза билгеләнә, монда Качману суына кадәр ризык ашау яки бөтенләй рөхсәт ителми, яки аз күләмдә генә кабул итү рөхсәт ителә.

Перевод: Туганайлар