Вопросы читателей, №1

Вопросы читателей кряшенской газеты «Туганайлар» к священнику Димитрию Сизову:

 1. Өй шартларында чумылдыру дөрес буламы?
Валентина. Мамадыш.

Трульский Соборының (VI гасыр) 59-нчы Каноны чумылуның храмда үтүен таләп итә.
Бары тик соңгы чиктә, мәсәлән, үлем куркынычы янаганда гына, чумылдыруны өй шартларында башкарырга була.
Чумылдыруны епископлар һәм священниклар гына башкара ала (46,47-нче Апостол правилосы).

2. Чумылу вакытында крестныйлар (урсәни, урсәти) нигә кирәк?
А. Сидорова. Яр Чаллы.

Борынгы заманнардан ук балаларны һәм өлкәннәрне чумылдырганда крестныйлар катнашкан. Өлкәннәрне чумылдырганда, алар чумылучының кабул иткән карары ныклы булуы һәм дөрес диндә торуы өчен җавап бирә, ә сөйләшә алмаган балаларны һәм авыруларны чумылдырганда, крестныйлар алар өчен обет бирәләр һәм христиан дине Символын әйтәләр.
Крестныйларга яңа чумылдырылган кешене христиан диненә өйрәтү, аның дин буенча аңын үстерү бурычы йөкләнә. Алар үзләренең крестникларына тормышта дөрес юл сайларга булышырга тиешләр.

3. Кемнәр крестный була ала?
Н.Кондратьева.Чистай районы, Бахта авылы.

Үзләре чумылмаганнар, башка диндәгеләр, Аллага ышанмаучылар, чумылучының ата-аналары, монахлар, яшь балалар (Св. Синодның 1836 елның 23 май указы нигезендә, чиркәү буенча 14 яшькә җиткәннәр генә крестный була алганнар) крестный була алмыйлар. Крестныйның шулай ук христиан өйрәтүләрен белүе, чиркәү тормышында (җазык әйтү, өлеш алу) катнашуы таләп ителә, әмма халык арасында дини мөнәсәбәтләрнең кимүе аркасында исеме белән генә христиан булганнар да крестный була, бу, әлбәттә, крестный булу таләпләренә туры килми. Үзе христиан тормышы белән яшәмәгән, келәүләргә йөрмәгән кеше үзенең крестнигын нәрсәгә өйрәтә ала соң?

4. Өлкән кешеләрне чумылдырганда крестныйлар кирәкме?
С. Баранова, Зәй.

Чиркәү практикасы буенча өлкәннәрне чумылдырганда крестныйлар мәҗбүри түгел.

5.Чиркәү каноннары буенча ничә яшьтә чумылырга кирәк?
В.Степанова. Сарман.

Апостоллар чорыннан (I гасыр) чумылу яшь бала вакыттан ук башкарыла.

6. Әгәр ана кеше баласын чумылдырмаса, ул җазык саналамы?
К.Урусова. Менделеевск.

Әгәр без Ходайдан ерагаюны җазык саныйбыз икән, үз баласын чумылдыруны кайгыртмаган ана очрагында, бу ана үзе дә Ходайны белми, мәңгелек тормышка ышанмый дигән сүз. Әлбәттә, баласын чумылдыруны кайгыртмаган ана дөрес эшләми.

7. Чумылмаган кешеләр бик күп. Аларны ничек җирләргә? Аларга искә алу иманы укырга буламы?
М.Табанова. БР, Бакалы.

Чиркәү чумылмаганнар өчен отпевание үткәрми, Литургиядә искә алмый. Моңа аңлатма бар. Чиркәү – ул гади генә оешма түгел, ә Христос Тәне, тере организм. Бу организмга кушылу Чумылу аркылы башкарыла. Чумылмаган үлгәннәр өчен якыннары келәү итә (алар өчен келәү итүнең аерым формалары бар), Псалтирь укый, үлгәннәр өчен ярлылырга хәер биреп искә ала. Керәшеннәр чумылмаганнарны да барыбер христиан йолалары буенча күмәләр. Тиеш булмаса да, каберләренә кач куялар. Әмма белсеннәр иде, кабердәге кач ул – Христосның үлемне җиңүе, киләчәктә яңадан терелеп тору символы, үлгән кешенең Христос өйрәтүләре белән чын христиан булып яшәвен аңлатучы билге.

  Перевод: Туганайлар