Үзәк керәшен мәктәбенен Гурий чиркәве

Арча кырында, Казан шәһәренең иң читендә, Куртин зиратына каршы урында ике этажлы таш йорт бар. Бу – керәшен мәктәбе (мәктәп бинасы Халык Мәгариф Министрлыгыннан җибәрелгән 10 000 сум акча хисабына төзелә). Бу йортның икенче этажында 1871 елны кодрәтләр кылучы изге Гурий хөрмәтенә бер престоллы чиркәү урнаша. Чиркәү төзелеше өчен капитал 1869-70 елларда салына.

1870 елның июнендә мәктәпне оештыручы отец Василий Тимофеев княгиня-государыня Мария Федоровнаның секретаре Федор Адольфович Фома тарафыннан чиркәү өчен җибәрелгән 1450 сум акчаны ала. Бу суммадан тыш, 1869 елда чиркәү төзелешенә дип, Изге Гурий Туганлыгы вәкилләре сәүдәгәрләр К.Я. Калинин һәм А.П.Кропачев 600 сум акча бирәләр. Әмма Павел Васильевич Щетинкин чиркәү төзелешен тулысы белән үз өстенә ала, ә алда аталган капитал кагылгысыз фонд булып кала. Чиркәүнең иконостасы гади, әмма бик яхшы итеп эшләнгән. Кечкенә размерда булуына карамастан, чиркәү иконостасы өчен кирәкле бөтен әйбер бар.

Иконаларда (алар Мәскәүдә эшләнгән) христианлыкның төп вакыйгалары бирелә, алар оклад белән капланмаган, гел кулланыла торган алтын фон урынына зәңгәрсу-күк төстә бирелгәннәр. Коткаручыбыз иконада Евангелие тоткан, ачылган биттә Марк җазган арыу Евангелиедәге: “Буганъ жиргя барыбъ ар төрлө калыкларга Евангелиене тыңатыбъ жөрөгөзъ ышаныбъ чукынганы котолор, ышанмаганы айыблы булыръ”, дигән сүзләр язылган (Мк. 16, 15-16). Сул якта – бала тоткан Алла Анасы иконасы. Төньяк һәм көньяк ишекләрдә архидьякон Стефан һәм Лаврентий төшерелгән. Алга таба уң якта – святитель Гурий, ә сул якта – святитель Варсанофий.

Патша ишекләре өстендә – Тайная вечеря һәм күгәрчен рәвешле Святый Тын. Капкаларда Евангелистлар һәм Благовещение төшерелгән. Благовещение ике тактада түгел, ә инородецлар бу хәлләрне тулы итеп күз алдына китерсен өчен, бер тактада бирелгән һәм аның астына керәшенчә Архангел сүзләре язылган: “Сиңа Тын иңяр, Сиңа Жугары Алланың куаты борколоръ. Шуңар кюря Синнянъ тыуган Изге Балаңъ Алла улы диб әйтелеръ” (Лк. 1,35). Иконостасның өске өлешендә кечкенә түгәрәкләрдә изгеләр: Изге Алексий, Мәскәү митрополиты, князьләр Владимир һәм Александр Невскийлар, изгеләр Кирилл һәм Мефодий, Стефан Великопермский бирелгән. Иконостас өстендә изге символлар: кач, дискос һәм звездица белән Изге чаша, Евангелие һәм скрижальләр. Чиркәүдә барлык эшләр бетү белән, Высокопреосвященный Антоний 1871 елның 12 декабрен чиркәүне аруландыру көне итеп билгели һәм ул аны зур тантана белән башкара.

Бу көнгә мәктәпкә төрле өяз һәм авыллардан бик күп керәшеннәр килә. Аруландыру алдыннан академия ректоры А.П.Владимирский һәм мәктәп директоры отец Василий Тимофеев керәшенчә келәү үткәрәләр. Иртән владыка сәгать тугызга килә. Чиркәү халык белән тулы була: Казанның җитәкче һәм почетлы кешеләре, Изге Гурий Туганлыгы Советы членнары һәм күп кенә шәһәр кешеләре керәшеннәрнең бу тантанасында катнаша. Престол белән храмны аруландырганда, мәктәп укучылары керәшенчә псаломнар җырлыйлар. Йорт тирәли изге мощлар белән йөрү Изге Гурий Туганлыгы хоругвы (изгеләр төшерелгән әләм) астында уза.

Литургия славян телендә һәм керәшенчә башкарыла. Литургия ахырында үгет әйтелә: башта архиепископ үзе әйтә, аннан соң священник Тимофеев, хәзер керәшеннәр христиан дине аша чын яктылыкны күрәләр, моның өчен алар урысларга рәхмәтле булырга тиеш, «Әгәр алар безне кайгыртмасалар, без үзебез генә бернәрсә дә эшли алмас идек», – ди. Казан архипастыре: «Утверждение на Тя надеющихся, утверди, Господи, Церковь, юже стяжал еси честною твоею Кровию» дигән иманны храм аруландыру йоласы җыры сүзләренә сөйли. Чиркәүдә барлык чиннарны да булдыру исәбеннән, архиепископ Антоний керәшеннәрдән дьякон да билгеләп куя.

Моңа ул отец Василийның ярдәмчесе Козьма Прокопьевны сайлый, һәм Спас монастыренда озак итеп әзерләгәннән соң, 1872 елның 20 февралендә аңа дьякон саны бирелә. Гурий чиркәвенә дини-чиркәү кнәгәләре Св. Синод тарафыннан бирелә. Ә берничә кнәгә Мәскәү митрополиты Высокопреосвященнейший Иннокентий рөхсәте белән Мәскәү Покров чиркәве биргән акчага алына. Беренче өстәл Евангелиесе (Мәскәү, 1862) башта Св. Синодтан керәшен мәктәбенә бүләк ителгән була, мәктәп аны 1871 елның 12 декабрендә чиркәүгә бирә. Ул башта куе алсу төстәге бәрхет белән тышланган була, аннан соң Казан мастеры Рукавишников тарафыннан 100 сумга бакыр алтынсу тышлыкка урнаштырыла.

Бу турыда священник Василий Тимофеевның Страстный Евангелиесенең соңгы битендәге язмада әйтелгән. Евангелиенең өске өлешендә Иисус Христосның терелеп торуы, пәрештәләр, гроб капкачыннан кителгән таш, миро йөртүчеләр һәм Евангелистлар бирелгән. Аскы өлештә – ветхозаветная Өчлек: Мамврий имәне төбендә Авраам өч странникны сыйлап утыра. Евангелиенең икенчесе (Мәскәү 1868) 1872 елның 30 январенда священник Василий Тимофеев җыйган акчага (43 сум) сатып алына. Бу турыда Евангелиенең беренче битендә отец Василий кулы белән язылган язудан күрәбез. Ул бакыр кысада. Өске тактада Христос евангелистлар белән, ә аскы өлештә – Благовещение. Өченче Евангелие керәшенчә язылган кулъязма формасында. Анда Евангелиенең ял көннәре һәм бәйрәмнәр генә бирелгән. Ул бәрхет тышлыкта. Св. Чаша зур түгел, көмештән, алтын белән йөгертелгән, 1869 ел белән билгеләнә. Анда түбәндәге сүзләр язылган: “За упокой Владислава 1867 г. 7 декабря”. Владислав Гурий чиркәвенә Св. чаша бүләк иткән Кощаково авылы җирбиләүчесе Клавдия Васильевнаның малае була.

Дискос һәм башка кирәк-яраклар көмештән һәм алтынланган. Дарохранительница зур түгел, көмештән, алтынланган. Өстәлдәге изге Кач эретеп эшләнгән распятие һәм түгәрәк яктылык белән, 84 нче пробалы көмештән, 1871 ел белән билгеләнгән. Аны саклау өчен агач ковчег эшләнгән. Шул ук зурлыктагы икенче көмеш кач изге Гурий Туганлыгы тарафыннан бирелгән. Аруландыру өчен кулланылучы өченче кечкенә кач шулай ук көмештән, 1871 елгы. Архив материалларыннан күренгәнчә, иконалардан түбәндәгеләрне атарга була: 1. Рамдагы Ходайыбыз иконасы. Аны Богоявление чиркәве священнигы Иоанн Дмитриев биргән. 2. Жертвенник артында киотада пыяла астында Алла Анасы иконасы. Иконостас эшләре буенча мастер Михаил Александрович Тюфилин бүләге. 3. Көмеш ризада зур булмаган изге Николай иконасы һәм Казан святительләре иконасы – Преосвященнейший Антоний бүләге. 4. Чиркәүгә керә торган ишек өстендә – Коткаручы образы. Болары – храмны төзүче Павел Васильевич Щетинкин эшләре. 5. Уң як клиростан соң – изге Кирилл һәм Мефодий иконалары. Изге Мефодийның ачык Евангелиесендә Иоанн җазган җазудан славян телендә Евангелиенең беренче бүлегендәге беренче сүзләр, ә изге Кирилл төргәгендә: “Начало премудрости страх Господень” дигән сүзләр һәм славян алфавиты. Өстә Коткаручы болытлар эчендә равноапостолларны бәхилли. Бу иконаны Павел Николаевич Щепетев язган. 6. Сул клиростан соң – азаплар чигүче изге Авраам Болгарский иконасы. Аның кулында кач, өстә болытлар арасында Коткаручы азап чигүчегә бәхиллек бирә, ә аста азап чигүләр: бер төркем дингә ышанмаучылар – кайберләре балта һәм пычаклар белән азап чигүчегә ыргылалар.

Иконаны Щепетев язган. Тагын ике зур картина игътибарны җәлеп итә. Алар икесе дә Щепетев тарафыннан цинк калайда эшләнгән. Аның берсендә чиркәүнең төньяк стенасына урнаштырылганында Иисус балаларга теләк итә. Ә стенаның көнбатыш өлешендә – азгын ул турында притча. Астагы соңгы картинада Евангелиедәге Лука җазган җазудагы (15, 11-32) керәшенчә язылган сүзләр: “Азгын улъ уйга тошобъ, кайтыбъ уз атасына: эй әтей, мин Аллага да, сиңа да жазыклы булдымъ, инде минъ синең улың дибъ аталырга да тормыймынъ, тик мине хызмятчелеккя гня алсана, дигянъ. Атасы аны кызганыбъ, кочаклабъ алган да үз хызмятчесеня кушкан өстөня арыу кейем, аягына итек, кулына жозокъ китеребъ кейгезъ, диб”. Чиркәү ишегалдындагы баганаларда зур булмаган чаңнар бар. Чиркәүнең бөтен эчке эшләре храм төзүче Щетинкинга 3000 сумга төшә. Шуңа да карамастан, ул Гурий чиркәвен алга таба да бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора. Гурий чиркәвенең храм бәйрәме изге Гурий хөрмәтенә 5 декабрьдә бәйрәм ителә.
 

Ф.Солтанова тәрҗемәсе. Туганайлар