Чумылдыру җәшереге
Чумылуга ничек әзерләнергә?
Тормышыбыздагы күп вакыйгаларга без ныклап әзерләнәбез. Мәктәпкә барырга, имтиханнар тапшырырга әзерләнәбез, туй алдыннан борчылабыз, бала тууга, чумылуга әзерләнәбез – кунаклар, туганнар, крестныйларны чакырабыз.
Билгеле, сез бу сорауга уңай җавап бирерсез. Әмма киләсе сорауга күчәргә ашыкмагыз. Ходай барлыгын, аның безнең тормышыбызда катнашы булуын сез таныйсыз. Ходайның барлыгын тану Ходайга ышану була аламы соң? Сез Җир планетасы барлыгына ышанасызмы? Әйе, билгеле. Димәк, сез аңа ышанасыз. Юк, Җирнең барлыгына ышану дини ышану түгел, бу Җирнең барлыгын гадәти тану гына. Димәк, Ходайның барлыгын тану динилек түгел, бу бары тик гади ышану гына, ә динилек һәм ышану – болар төрле мәгънәләр.
Сез инде Аллага ышанасыз икән, нигә Христоска ышанырга? Иисус Христос кем булган? Эш шунда, христианлык башка диннәрдән шуның белән аерыла: христианнар Христоска җазыклы кешеләрне үлемнән коткарырга килгән Аллабыз Улы, Коткаручыбыз буларак ышаналар. Христиан Православ Чиркәве Христос – пагамбәр, бөек өйрәтүче генә түгел, Ул үзе аңа ышанучы һәркемнең Алласы һәм Коткаручысы дип өйрәтә.
Православ Чиркәвенең Иисус Христос турындагы өйрәтүләренең төп положениесе түбәндәгеләр:
1. Иисус Христос реаль тарихи шәхес була, Ул җирдә 2000 ел элек яшәгән. Иисус Христос безнең кебек үк кеше була. Ул чын мәгънәсендә чын Кеше була. Әмма Ул бездән җазыксыз һәм нәпессез булуы белән аерыла.
2. Иисус Христос Алла Улы ул, димәк – ул Ходаебыз. Ходаебыз өчен мөмкин булмаган нәрсә юк, шуңа күрә җазыкланган кешелекне коткару өчен «кеше алла булсын өчен Ходай Кеше булган» (бөек изге Афанасий), ягъни кеше Христоска ышануы аркылы яхшылыкка омтыла.
3. Иисус Христос ничек берьюлы Алла да, кеше дә була ала? Чиркәү бу сорауга инде күптән җавап бирде – Алла һәм кеше Христоста аерылгысыз булып берләшкән.
4. Иисус Христос Качта кадакланып, үлемне кеше кебек кабул иткән, ә менә өченче көнне Алла булып терелеп торган. Христосның килүенең мәгънәсе ниндидер яңа өйрәнүләр алып килүдә түгел. Алла Улы яңа кешелек нигезләү өчен килә. Кеше Христосны кабул итеп, Коткаручыбыз буларак аңа ышанып, Аның боерыкларын үтәп, нәкъ менә Чумылуда элекке кешелек өчен үлә, яңа кеше буларак терелеп тора. Христианнар – Христос Чиркәве дип аталучы яңа кешелек ул.
Шуңа күрә Чиркәүгә йөрү, Христоска ышанучылар җәмгыятенә керү бик кирәк. Чиркәүдә булу, ягъни келәүләрдә, иман әйтүләрдә булу, яхшы эшләр эшләү – котылуның тиеш шартлары.
Чумылу кабул итеп кеше Христос белән кушыла. Аның Чиркәвендә Христос белән берлектә генә кеше һәм күңеле һәм тәне белән камил була ала.
Чумылу – кеше тормышында зур вакыйга. Чумылу – кешенең җазыклар һәм элекке тормышы өчен үлүе, Христос белән бергә Алла өчен терелү Җәшереге ул.
Чумылуны кем кабул итә ала?
Ни өчен сез балагызны чумылдырырга булдыгыз?
Урсәти белән урсәнинең чумылучыларына карата бурычлары:
1. Беренче һәм иң мөһим бурыч – чумылучылар өчен теләк итү.
2. Икенче бурыч: бала укый ала башлагач, урсәти-урсәни аны православие диненә өйрәтергә тиеш.
3. Урсәти-урсәни чумылучыларының өлеш алулары турында кайгыртырга тиеш: бала белән айга бер тапкыр чиркәүгә өлеш алу өчен килергә кирәк. Ә 7 яшь тулгач, баланы чиркәүгә җазык әйтергә китерергә кирәк.
4. Урсәти-урсәни чумылучыны якшәмбе мәктәбенә йөртергә яки бу турыда ата-ананың исенә төшерергә тиешләр.
1) Святый Тын бәрәкәте ( Святый Тын – Святый Өчленең Өченчесе, Ата, Ул белән берлектә, Ата, Ул Алла булган кебек Ул да Алла. Алар өчесе өч алла түгел, ә Өчлектәге Бер Алла), ягъни изге май – миро белән сөрткәннән соң, яңа чумылдырылган кеше белән Ходай үзе була һәм аның тормышын алып бара.
2) Саклаучы Пәрештә;
3) Православ исем (ул Рус Православ Чиркәве традициясе буенча ниндидер изге хөрмәтенә бирелә). Балага исемне ата-ана сайлый, ә өлкәнрәк чумылучы исемне үзе сайлый. Үз хөрмәтенә исем бирелгән Изге, Ходай алдында чумылучы өчен теләк итә. Изгене искә алу көне “день Ангела” яки “именины” дип атала. Элек русларда бала кайсы изгене искә алу көнендә туса, шуның исемен биргәннәр, шуңа күрә туган көн белән именины туры килгән. Хәзер бу гадәтне саклау мәҗбүри түгел.
4) Чиркәү Җәшерекләренә юл ачылу (чумылучы өлеш алуы, җазык әйтүе, иманнары, хезмәте, хәер бирүләре белән чиркәү тормышында катнаша алган Чиркәүнең тулы хокуклы члены).
Чумылганнан соң кеше җазыксыз, Ходай белән, Христос белән яңа тормыш башларга тиеш.
Православ христианның бурычлары:
1. Чиркәү тормышында катнашу – келәү итүләрдә катнашу (атнага бер булса да).
2. Чиркәү Җәшерекләрендә катнашу – Җазык әйтү һәм Өлеш алу. Намусыңны җазыкларыннан чистарту өчен җазык әйтү кирәк. Ходай белән бергә булу өчен кеше Өлеш алырга тиеш, чөнки Өлеш алганда кеше Христос белән аның Чиркәвендә кушыла.
3. Өйдә иртә һәм кич келәү итү. Келәү итү – Ходай белән сөйләшү. Бер изге әтей әйкән кебек, безнең тәнгә һава кирәк булган кебек, җаныбызга иман кирәк.
4. Изге Язуны (Библияне) һәм Чиркәүнең изге аталары турындагы язуларны уку һәм аларны өйрәнү.
5. Ходай Законнары буенча яшәү, төп законы – Ходайны һәм якыннарыңны ярату.
6. Нәпесләрең белән көрәшү, начар сүз әйтү, эчү, хыянәт итү, урлашу, көнчелек кебек җазыклы гадәтләр белән көрәшергә кирәк.
7. Билгеле, безнең һәрберебез үзенең эчке әзерлегенә карап бу бурычларны үти. Бу без омтылырга тиешле идеал. Боларга тиз генә түгел, ә үз вакыты белән ирешергә кирәк. Без шуны истә тотарга тиеш: Ходай законнарын үтәү турында без Алла каршында һәм намусыбыз алдында җавап тотачакбыз. Һәрбер христиан Православ Чиркәвенең төп догматларын күрсәтүче Дөрес деннең Символын белергә тиеш.
Перевод: Туганайлар