Соборование турында

Тәнне аруландырылган май белән сөркәндә чирле кешенең тән һәм җан авыртуларын савыктыручы Ходайның кодрәте иңүе Май Сөртү Җәшереге (Соборование) дип атала.

Авырулардан савыгудан тыш, Май сөртү Җәшереге вакытында кешенең уйламыйча кылган һәм онытылган (әмма аңлы төстә яшереп калдырган түгел) җазыклары да кичерелә. Май сөртү Җәшереге 7 яшьтән олырак булган православие динендәге кешеләргә эшләнә. Җәшерекне үтәү тәртибе өч өлештән тора: иман җырлау; сөртү өчен кирәкле әйберләр әзерләү, һәм сөртү. Җәшерекне үтәү өчен өстәл куела, анда бодай белән савыт, кач һәм Еванглие куела.

Бодай бөртекләре савыкканнан яки яңадан терелеп торганнан соңгы яңа тормыш символы, ә кач һәм Евангелие – Иисус Христосның да монда булуын күрсәтә. Бодай өчен буш савыт куела, соңыннан ул вино катнаштырылган аруландырылган май белән тутырыла.

Апостол Иаков (Иак.5,14-15) сүзләренә караганда, Май сөртү Җәшерегендә кешеләргә югарыдан Ходайның ике бүләге җибәрелә. Беренче бүләк – тән сихәтлеге. Май сөртү Җәшереге вакытында авыру өчен 7 священник теләк итә һәм апостоллар авыруларны савыктырганда теләк иткән һәм май сөрткәндәге кебек ук авыруны изге май белән сөртәләр. ( Җәшерекне барлык Чиркәү көче белән бер генә священник та башкара ала). Моннан тыш, май сөртү йоласын башкарырга чирле кешенең туганнары һәм якыннары да священник белән бергә аның савыгуын теләп теләк итү өчен җыелалар. Көче җиткән кадәр авыру үзе дә теләк итә.

Май сөртү Җәшереге вакытында авыруга җибәрелгән икенче бүләк – ул җазыклары кичерелү. Апостол әйткән: «Әгәр дә ул (авыру) җазыклар эшләгән булса, алар кичерелер» (Иак.5,15) . Әлбәттә, бу вакытта ул үзенең бөтен тормышын, үзенең хаксызлыгын, кемне ничек рәнҗеткәннәрен исенә төшерергә тиеш. Барысын исенә төшереп, эшләгәннәре өчен чын күңелдән үкенеп, Ходайдан кичерү сорарга тиеш. Шуның өстенә ул үзе дә үзен рәнҗеткәннәрне кичерергә тиеш.

Авырудан савыгу зур бүләк, чөнки барча кешенең дә озак яшисе килә. Әмма җазыкларны кичерү тагын да зуррак бүләк. Бу кешене аруландыра һәм аңа Күк Патшалыгына ишек ача. Күк Патшалыгы исә иң кыйммәтле хәзинә, аны кеше җирдәге тормышы дәвамында туктаусыз эзләргә тиеш.

иерей Димитрий Сизов,

перевод: Туганайлар