Яшь буынны тәрбияләүдә музейларның роле

Никифорова Анна Григорьевна
Педагог, мәктәп музее мөдире.
Питрәч р-ны, Керәшен Сәрдәсе авылы.

Мәңгелеккә үтеп бара торган
Кешелекнең без бер буыны;
Алып кара, өзеп ташлап кара,
Тарихтагы безнең урынны.

Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерә, барысын да танырга, сөенергә, шатланырга, кайгы хәсрәтне җиңеп чыгарга һәм иң мөһиме – үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тырыша.Безнең Питрәч районы 75 авылны берләштереп 28 мең халкы, шулардан 54%– татарлар, 44% руслар һәм 2% башка милләт вәкилләре. Керәшеннәр дә шул 54% эченә керә. Керәшен авыллары Мишә елгасы буйлап бер-берсеннән 5 – 6 чакрым ераклыкта урнашканнар. Алардан: Әлбәден, Кибәч, Кәвәл, Талкыш, Көлкемәр. Янсуар һәм Керәшен Сәрдәсе авылларында гомуми урта белем мәктәпләре эшли.

Безнең Керәшен Сәрдәсе авылындагы мәктәп тарихы гыйбрәтле. Ул 1877 елдан ачылган. Беренче укытучы, халык хәтерендә сакланганча, Мария атлы поп кызы булган. Аннан соң бу мәктәптә Федор Алексеевич Никитин укыткан. Ул Казанда керәшеннәрнең үзәк мәктәбендә 1867 – 1869 елларда укыган. Авыл картлары сөйләгән тарихи мәгълумәтләргә караганда, Н.И.Ильминский безнең як керәшен авылларында булып, балаларны Казандагы Керәшен мәктәбенә укырга барырга өндәп йөргән. Федорның әтисе Алексей башта Казанга барып мәктәптәге балаларның уку-яшәү шартлары белән танышып кайткан. Шуннан улы Федорны һәм аның иптәшен, Гурий Яковлевны керәшен мәктәбенә укырга илтеп куйган. Федор мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган.

Н.И.Ильминский безнең авылда 1887 елда да булган. Федор Алексеевич аны көмеш медален тагып, затлы ак костюмын киеп каршы алган. Медале аны тирә як мәктәпләрдәге укытучылар арасында дәрәҗәле булганын күрсәткән. Федор Алексеевичның улы һәм оныклары да укытучы булдылар. Оныгы Николай Алексеевич 20 елдан артык авыл мәктәбен җитәкләде. Мин үзем дә Федор Алексеевичның оныгының кызы. Әгәр Никитиннарның нәсел агачларын күз алдына китерсәң, алар барысы да математика укытучылары.
 

Үзем турында кыскача. Мин соңгы 20 ел эчендә математика янәшәсенә тарихны куйдым. Авылның тарихын, халкымның үзенә генә хас йолаларын, гадәтләрен, бәйрәмнәрен өйрәнеп яшь буынга җиткерү белән шөгылләнәм. Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә балаларга чын мәгънәсендә әхлак тәрбиясе бирүдә туган як музее эшчәнлеге әйтеп бетергесез әһәмияткә ия.

Укучылар белән бертуктаусыз эзләнү эшләре алып бару нәтиҗәсендә музей өчен шактый күп материаллар тупладык. Гаилә ядкяре һәркем өчен кадерле. Берәү дә алар белән җиңел генә аерылырга теләми. Кешеләрне экспонатларның киләчәк буыннар өчен әһәмиятле булуына, югалтмыйча саклануына кат-кат инандырырга туры килде. Без музей оештыра башлаган елларда (бу 70 нче еллар ахырлары, 80 нче ел башлары) материаллар тупларга мөмкинлекләр зур иде. Сакланып калган әйберләрне күп йортларда табып булды. 1985/86 елында район буенча мәктәп музейлары арасында конкурс оештырылды. Бу хәрәкәттә катнашу нәтиҗәсендә безнең музейга «Мәктәп музее» дигән таныклык бирелде.

Музей каршында «Туган якны өйрәнү» һәм «Керәшен бизәге» фольклор группасы эшли. Шунысы куанычлы, фольклор түгәрәгенә башта өлкән буын кешеләре – әбиләр, әниләр йөрде. Аларның җырларын видео һәм аудио кассеталарга яздыру мөмкинлекләре булды. Соңгы 15 ел эчендә бу группаны балалар тулыландырды. Алар белән төрле конкурс, фестивальләрдә катнашабыз. Шулардан беренчесе – Казандагы Цирк бинасында уздырылган керәшен халык иҗатының II фестивалендә катнашу булды.

Г.Камал бинасында уздырылган чираттагы җыенда сәхнәдән Керәшен Сәрдәсе авылының көен җырлау балаларда әйтеп бетергесез зур тәэсир калдырды. Балалар ансамбле 1997 елда А. Алиш исемендәге Балалар иҗаты үзәгендә узган «Дуслык бәйләме» балалар фольклоры конкурс-фестивалендә катнашып беренче урынны яулады.
 

1998/99 уку елында Шәһри Болгар каласында балалар, үсмерләр арасында милли кием-бизәкләр, җыр-биюләр буенча конкурс оештырылды. Бу конкурста да безнең төбәккә хас чынкый этник киемнәребез почетлы икенче урын алды. Дөрес, безнең киемнәр яңа теккән булмады, әмма аларның матурлыгы күпләрнең күз явын, күңелләрен, игътибарын үзенә яулады. Бу конкурстан соң «түгәрәк өстәл» оештырылды. Без монда мәгариф министры Ф.Ф.Харисов катнашында сөйләшү уздырдык һәм үзебезнең уй-фикерләребез белән уртаклаштык.

Менә инде өч ел рәттән республикабызның зур бәйрәме, 30 августта үткәрелә торган мөстәкыйльллек көненә без дә Казанга килеп бәйрәм тантаналарында катнашабыз. Шундый бер очрак булды. Президентыбыз М.Ш.Шәймиев Казансу елгасыннан йөзгән көймә белән килде. Ярга төшеп, аны алкышлаган халык янына юнәлде. Каршы алучылар сафларында без дә бар идек. Кыз балаларыбызның күбесе борынгы тамбур ысулы белән чигелгән түгәрәк яулык, сүрәкә, чачак-калпак, чыңкый көмеш тәңкәле тамакса, түшлекләр кигәннәр иде. Алар шуның кадәрле зифа, сылулар иде, аларга сокланмаган кеше калмады. Минтимер ага да яныбызга килеп: «Сез кайсы як чибәрләре?» – дип сорады. Кызларыбыз: «Питрәч ягы керәшен кызлары без», – дип горурланып җавап бирделәр. Мондый вакыйгалар балалар өчен бик истәлекле булды.

Балалар гына түгел, без өлкән буын кешеләре дә үзебезнең барлыгыбызны һәр милләт кешесе белән янәшә куя алабыз. Республиканың 10 еллыгында уздырылган бәйрәм чараларында катнашырга килгәч без моңа тагы бер кат инандык. Сөлге-бистәрләр белән бизәлгән җигүле атыбызга без, керәшен хатыннары һәм балаларыбыз, төялдек тә Болак буйлап тальян гармун уйнатып керәшен җырларын җырлап уздык. Барган җирдә туктатып, бездән рөхсәт алып бергә фотога төшү очраклары булды. Мондый күренештә без башка милләт кешеләренең дә безгә ихтирам күрсәтеп, безнең белән янәшә атласы килгән теләүләрен аңладым, чөнки алар безне бик җылы каршыладылар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән кызыксыну көчәя бара. Халык бәйрәмнәре халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас булган бәйрәме була. Мәсәлән, безнең авылда кышын 19 январь көнне «Кач ману» бәйрәме күңелле уза. Бу бәйрәмебезне узган ел ОРТ дан «Экспедиция – ЧИЖ» программасы күрсәтте.

Питрәч районы үзәгендә үткәрелгән һәр чарада без көтелгән кунаклар. Ноябрь аенда районыбызның 70 еллык юбилеен билгеләп үттек. Залда рус, татар һәм керәшен сәнгатенә, тарихына, көнкүрешенә багышланган аерым күргәзмәләр оештырылды. Безнең күргәзмәдә куелган музей экспонатлары белән бергә йон эрләү, җөй тегү, чабата үрү күренешләре тасвирланды. Чабата үрү остасы, 7 класс укучысы Никитин Тимофей янына туп-туры Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде һәм алар фикер алышып, сөйләшеп тә алдылар. Бу сөйләшү авылыбыз балаларында үзләренең башкалар белән тиң, лаеклы булу хисен һәм зур горурлык тойгысын уятты.

Музей каршында эшләүче «Туган якны өйрәнү» түгәрәгендә катнашучы балалар өлкән буын кешеләреннән уеннар, җырлар язып алу белән шөгылләнсә, «Керәшен бизәге» фольклор группасы аларны башкарырга өйрәнеп, аларны яңадан халыкка кайтару чараларын күрәләр. 2001 елның январь аенда авылда керәшен сәнгате фестивале үткәрергә җыенабыз. Бу фестиваль өлкәннәр, балалар һәм урта буынарны берләштерүче зур җыен булачак дип исәплибез. Музей үз чиратында зур күргәзмә әзерли.

Төбәк тарихын, анда яшәүче халыкның көнкүрешен, гамәли сәнгатен, төрле тармакта үсеш алган һөнәрчелек казанышларын, җирле топонимика, халык иҗатын, башка күренешләрне һәм, иң мөһиме, ул тарихны, ул сәнгатьне булдырган аерым кешеләр, шәхесләр язмышын, нәсел агачларын өйрәнү, алар белән бәйле документларны җыеп, саклап калу, – энә белән кое казуга тиң. Аерым энтузиастлар тарафыннан авылның, төбәкнең үткәне турында теркәп калдырылган язма чыганаклар юк диярлек, чөнки мондый хезмәтләрне булдырырга шартлар да бик чамалы гына булган. Хәзерге заманда архивларда утырып эшләр өчен тагы да мөмкинлекләр бик чикле. Бердәнбер чыганак – әлегә исән булган өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләрен, буыннан-буынга сөйләнеп килгән хәтирәләрен, вакыйгалар һәм риваятьләрен язып алу. «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк диләр», – диләр. Киләчәкне булдыру өчен балаларыбыз туган нигез, туган авыл, ата-баба мирасы, шулай ук үз төбәкләренең казанышларын, күңел сыкраган, авырткан урыннарын белергә тиешләр, яхшы якка үзгәртү өчен кайсы якка борылып эшләргә, төбәкләренең тәмен, кадерен белергә, яратырга һәм горурланырга тиешлеләр.

Һәр башлангыч үзенең үсеш дәверендә очраган төрле авырлыкларны үтү, даими рәвешле эш алып бару таләп итә. Музей ул халык хәтеренең бер төре. Хәтерсез ягъни склероз белән авырган халыкны савыктыру өчен дә кирәк ул. Музейның уңышлы эшләве яки эшләмәве ул шулай ук җәмгыять сәламәтлегенең күрсәткече булып тора, чөнки мондый эшне бер-ике энтузиаст кына түгел, дәүләт һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, андагы эшкә юнәлеш бирә торган җаваплы җитәкчеләр дә кайгыртырга тиешле. Чынлап та, әгәр һәрбер эштә дә перспективалар, алга китеш өчен азмы-күпме шартлар булса, мондый эш, җимеш агачы кебек, уңыш бирә алыр иде. Безнең музей да шул ук хәлдә. Барлык кеше бу эшне ихлас хуплый, әмма кардиналь рәвешле, реаль булышлык бер кайдан да әлегәчә күренми. Эш мондый рәвешчә дәвам итсә үкенечле хәлләр килеп чыкмасын иде.

Безнең хәлләргә һәм алга үсү белән бәйле проблемаларга килсәк, алар шундый. Безнең музеебыз Камаз автотрассасы буенча Казаннан 60 чакрым, тагы 2 чакрым эчкә кергән ераклыкта булган Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында, гасыр башында салынган ике катлы (беренче каты кирпеч) бинада урнашкан. Бу йортның хуҗалары авылда хөрмәт казанган, хәлле крестьяннар булган Максимовлар гаиләсе. Бу гаилә әгъзалары 30 елларда репрессия корбаннары булдылар, исән калган туганнары йортта музей булуга каршы түгелләр. Йортның икенче катында музей, беренче катында мәктәп ашханәсе урнашкан. Алдагы көндә бу бинаны тулаем музей итүне авыл, район һәм Татарстан дәүләт музее администрацияләре бердәм кирәк эш һәм ул мөмкин дип саныйлар.

Билгеле ки, Татарстанда компактлы яшәгән халыкларның, этник төркемнәрнең традицион мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырган комплеслы тыюлык-музейлар оештыру эше кирәклеге билгеләнде. Мондый тыюлык-музейларда ихтияҗ зур. Бу башлангыч яшь буынны тәрбияләүдә, ил эче һәм чит ил туризмын үстерү өлкәсендә һәм фәнни-тикшеренү сызыгы буенча да шактый кирәкле һәм әһәмиятле чара булып торыр иде. Безнең алгы максатыбыз һәм теләгебез исә безнең музейның уникаль экспонатлары күплеген, бинасы булулыгын, Казаннан килү өчен уңайлы юл булганлыгын исәпкә алып – бу музейны тулысынча дәүләт бюджеты карамагына тапшырып, Министрлар Кабинетының махсус карары белән Татарстан дәүләт музееның филиалы статусына күчереп, аны татар халкының үзенчәлекле этник һәм конфессиональ төркеме булган керәшен халкының, төгәлрәге, «Казан арты керәшеннәрнең традицион мәдәнияте һәм көнкүрешенең комплеслы тыюлык-музее» итеп үстерергә иде. Алдагы көндә, Каманың сул ягында, Чаллы, Зәй төбәгендә дә шундый ук тыюлык музей ачу да бик актуаль мәсьәләләрнең берсе булганлыгына шик юк. Бу изге, саваплы эшләр алдагы көндә матур нәтиҗәләр бирер һәм, әлбәттә, республика җәмәгатьчелеге тарафыннан кайнар хупланыр дип ышанабыз.

Керәшен халкының рухи мирасы – ул үтә кадерле тарих җебе, аны өзмәсәк күпме югалткан әйберләребезне кире кайтара алыр идек. Кем генә аны исәпли алыр микән. Моны мөселман кардәшләребез дә, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендә иҗат иткән галимнәребез, ә иң мөһиме, дәүләт җитәкчеләребез дә чамаласыннар иде. Бу мирас гомуммилләт кенә түгел, гомумкешелек кыйммәтлеге икәнен дә истән чыгармасак иде. Әйе, дөнья халыклары арасында үз төбәкләребезгә хас мәдәни йөзебезне саклап кала алсак иде, чөнки бу хәл хәзер тагы да кискенләште һәм актуаль проблемага әйләнде.

Дәүләт статуслы музей ачу актуальлеге һәм аның нигезле фикер булганлыгы турында уңай фикерләр конференция эшендә катнашучылар тарафыннан да әйтелде. Без аны конференция карарына кертүне һәм мәдәният министры И.Тархановка, аның аркылы Министрлар Кабинетының компетентлы хезмәткәрләренә җиткерүегезне сорар идек.